Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 декабрь 2018, 15:38

Балалар өчен иң шәп шәһәр кайда?

Мәскәү шәһәрендә Федерация Советында "Балалар өчен шәһәрләр" дип аталган Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр.

Уфа шәһәре сынатмады, ул "Күпъеллык уңышлы лидер" номинациясендә җиңү яулаган. Ул 165 муниципалитет һәм 54 төбәк арасында алдынгы булды.


Чарага Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Алина Сөләйманова килгән. Аның әйтүенчә, зур җиңү артында гади халыкның көче һәм хезмәте тора:

– Ял белми, намуслы кешеләргә зур рәхмәт. Бүген аларның хезмәтенең югары бәяләнүе, һичшиксез, балалар бәхете һәм илебез киләчәге өчен тагын да нәтиҗәлерәк эшләү теләген тудыра.

Читайте нас: