Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
18 декабрь 2018, 13:38

Республика ЮХХДИ күләмле искәртү акциясе уздыра

Кышкы каникул чорында юлларда балалар иминлеге мәсьәләсе аеруча көнүзәк. Башкортстан дәүләт автоинспекциясе һәм мәгариф органнары 17 декабрьдән «Игътибар — балалар!» искәртү чарасын уздыра. Акция киләсе елның январендә тәмамлана.

Ведомстволарның игътибары балалар ташуны оештыруга юнәлтелә, ЮХХДИ постлары балалар күп йөргән урыннарга якыная. Шулай ук инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле конкурслар үткәрә.


Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ноябрь йомгаклары буенча республикада балалар һәм үсмерләр катнашлыгында 412 автомобиль авариясе теркәлгән. Аларда 17 баланың гомере өзелгән, 444-е төрле җәрәхәтләр алган. Юл фаҗигаләренең яртысында балалар пассажир булган, аларның унысы шулай ук бу категориягә туры килә. Җидесе — җәяүле.

Читайте нас: