Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
18 декабрь 2018, 14:18

Башкортстанда инвалид балаларны карау буенча пособие күләме арттырыла

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны карау буенча пособие күләмен арттыру мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кушты. Бу хакта ул бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышына беренч Мөрәҗәгатьнамәсендә белдерде.

Радий Хәбиров бу юнәлештәге эшнең сыйфатына аерым игътибар бүләчәген белдерде.


"Республика шулай ук балаларны реабилитацияләүгә сертификатлар тапшырыр, шул исәптән, шәхси үзәкләрдә. Киләсе адым — Уфада һәм республиканың төньяк-көнчыгышында заманча реабилитация үзәкләрен булдыру. Киләсе елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне һәм шушындый бала тәрбияләгән гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә акча күләмен ике тапкыр (200 миллион сумгача) арттырырбыз. Бу 170тән артык гаиләнең торак мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирергә тиеш, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Хәйрия, җәмәгать оешмаларына кирәкле ярдәмне күрсәтербез. Аларны эчкерсез эшләвенә мисаллар шактый. «Югалтулар юк» – республикада пациентларга паллиатив ярдәм күрсәткән бердәнбер фонд. «СоДействие» җәмәгать оешмасы үзенчәлекле балалы гаиләләр белән эшли. «Безнең балалар» хәйрия фонды дәваханәләрдә балаларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балалар йортларындагы үсмерләрне үзаллы тормышка әзерләү буенча социаль проектларны тормышка ашыра. «Үзенчәлекле балалар» – Башкортстанда әле авырмаган, ләкин авыру хәвефе булган яшь сабыйларга булышлык иткән бердәнбер фонд».


Моннан алда Башлык вазифасын башкаручы үзенчәлекле балаларның ата-аналары белән очрашкан иде.

Читайте нас: