Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
17 декабрь 2018, 17:54

Россиялеләр үз бюджетларының 31,2 процентын ашау-эчүгә тота

Россиялеләр үз бюджетларының 31,2 процентын ашау-эчүгә тота. Бу узган елга караганда 1,1 процентка азрак. РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта хәбәр итә.

Люксембургта яшәүчеләр ашау-эчүгә барыннан да азрак (бюджетларының 8,7 проценты) акча тота. Бөекбританиядә әлеге күрсәткеч – 10, Нидерландта – 10,6, Ирландия, Финляндия, Австрия, Норвегия һәм Швейцариядә 12 процент тирәсе тәшкил итә.


Элеккеге Советлар Союзы илләре һәм Көнчыгыш Европа дәүләтләре гражданнарының чыгымнары иң югарысы. Россия әлеге рейтингта 31нче урынны били.


Рейтингның иң соңгы баскычында – Украина. Анда яшәүчеләр үз бюджетларының 50,9 процентын ашау-эчүгә тота. Казахстан һәм Молдавия гражданнары үз чыгымнарының 40 проценттан артыгын азык-төлеккә сарыф итә.


Читайте нас: