Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
17 декабрь 2018, 17:22

Республикада чүп чыгарган өчен түләү хакы киметелде

2019 елның 1 январеннән Башкортстанда яшәүчеләрнең яңа коммуналь хезмәт — чүп чыгарган өчен түләү хакы күп фатирлы йортта бер кешегә 57дән 81 сумга, ә шәхси йортта яшәгән бер кешегә 58дән 81 сумга кадәр тәшкил итә. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры — торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Михаил Киреев белдерде.

Авылда яшәүчеләргә 2019 елның беренче кварталында түләү 35 сумнан артмый. Соңыннан ул квартал саен төбәк операторы эшчәнлеге зонасында билгеләнгән күләмгә кадәр җитәргә тиеш, дип белдерде Михаил Киреев.


Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренчә, республикада бу хезмәт өчен сан — 70 сумнан, ә авылда яшәүчеләр өчен 35тән артмаска тиеш.


«Хакларны тагын арттыруга килгәндә, төбәк операторларының нинди эшләвенә карарбыз. Шулай ук хәзер халыкның социаль якланмаган катламы өчен яклау чараларын карау бик мөһим», — дип билгеләде Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы.


Аннан тыш, Радий Хәбиров яңа елдан яңа түләү системасына күчүгә бәйле квитанцияләрдә буталчык, икеләтә түләү — моңа кадәр чүп чыгарган өчен гомуми йорт чыгымнары чикләрендә һәм яңа коммуналь хезмәт өчен җыелма булмасын өчен моны күзәтеп барырга кушты.


Җөмһүрият җитәкчесе урындагы хакимият башлыкларына 2019 елның ахырына кадәр һәр торак пунктта контейнерлар куярга һәм чүп-чарны аерым җыю турында уйларга кушты.

Читайте нас: