Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
17 декабрь 2018, 14:16

Ачык чырай - такта чәй

15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Шушы көн уңаеннан "Интертат" "Татар кешесенең сиксән проценты чәйдән торамы?" дигән популяр мәзәккә нигез бармы икәнен белеште.

15 декабрь датасы чәйгә бәйле бер тарихи вакыйгага - "Бостондагы чәй эчү"гә бәйле. Британия хакимияте "чәй законы" кабул итеп, Америка халкыннан күбрәк салым җыеп алмакчы була. 1773 елның 15 декабрендә чәй индустриясендә эшләүчеләрнең хокуклары турында халыкара декларация кабул ителә. Ә 1773 елның 16 декабрендә колонистлар, Британия корабындагы чәйне диңгезгә ташлап, үзләренең хокукларын яклыйлар.

Чәйдә Р,С,В,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һәм башка файдалы матдәләр бар. Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары ясыйлар, ә орлыгыннан алынган май косметикада кулланыла.Кара, яшел, бер генә сала торган, вак, уртача һәм эре яфраклы чәйләр бар. Татар халкында гадәткә кара чәй эчү кергән. Кайбер кешеләр инде яшел чәйне үз күрә. Шулай ук сары һәм кызыл чәйләр дә була. Әлеге төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре исә чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле. Структурасы буенча бөртекле, яфраклы, такта чәй була.


Чәй әзерләү серләре


1. Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә була дигән сүз түгел.

2. Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.

3. Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.

4. Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.

5. Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең файдасы юк, зарары гына бар.

6. Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә, 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра, 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.

7. Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.

8. Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерә.

9. Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу – кагыйдә.

10. Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.

11. Кайбер шәрык илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.

12. Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.

13. Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

Чәйнең файдасы

Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Шушы витаминнарга бай булганга күрә чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.


Киңәшләр:


• Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.

• Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.

• Хәтта күз авыртканда аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.

• Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә.

• Салкын тигәндә, төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.


Чәй нинди авырулардан дәвалый?


Күңел болганганда яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны җәрәхәте булганда да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә әзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр. Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар. Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр. Нарат җиләгеннән ясалган чәйне – ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен – эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.


Чәй турында 5 ялган


Халыкта чәй турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.


1. "Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда күбрәк хәл кертә". Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.

2. "Кичәге чәй организм өчен “агу” ул". Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.

3. "Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар". Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң, болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.

4. "Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә". Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.

5. "Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә". Яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.

Читайте нас: