Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
14 декабрь 2018, 11:59

Правасыз йөрергә мөмкин булачак

ЮХХДИда белдерүләренчә, автомобильченең шәхесен ачыклау өчен киләчәктә махсус планшетларга төшерелгән фоторәсемнәр кулланылачак. Бу документлар юридик көчкә ия булачак, машинада йөргәндә аларның электрон төрен кулланачаклар.

Әлегә электрон документларны кертүнең анык вакыты турында мәгълүмат юк. Киләсе елга аның форматы билгеләнәчәк.

Әлеге көнгә ЮХХДИда 22 мең махсус планшет алынган.

Элегрәк, Русиядә чиплы водитель таныклыгы кертергә җыеналар, дип хәбәр ителгән иде. Бу документ хәтта паспортны да алыштыра алачак.
Читайте нас: