Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
12 декабрь 2018, 12:13

ОЗЫН-ОЗЫН АГАЙЛАР КИЛЕР, СУГЫМЫҢ КАЙДА, ДИЯР...

Тагын кыш килеп җитте һәм авылларда сугым башланды. Бу халыкның тук, мул табынлы, көр кәефле чоры. Шәһәрдә яшәүчеләр дә "сугымга" дигән сылтау белән авыл ягына шыла бу мәлләрдә. Сугымда катнашып йөрмәгән хәлдә дә, авыл табыннарында бер утырып сыйлану үзе бер гомер була. Карын-карталы, эчәк-карынлы, казы-тутырмалы, өлеш-өлеш итле сугым ашларына чакырышулар, кыстап-кыстап сыйлаулар, мәҗлесләр башланды.

Бу уңайдан мәгънәле генә мәкаль-әйтемнәр дә бар әле: сугымың булмаса, кыш та озыная, сугымлы - туемлы, озын-озын агайлар килер, сугымың кайда, дияр (озын агайлар дигәне - кыш айлары). сугымың булмаса, билбау астың буш булыр. Итнең тәмендә чалучының йогынтысы бардырмы-юктырмы, һәрхәлдә, халыкта шундый ышану яши һәм аны бернинди фәнни аңлатма белән дә җиңеп булмый инде. Кыш буе ашый торган ризыгын нишләп ул теләсә кемнән чалдырып торсын? Әлбәттә, "кулы тәмле"гә эндәшә.
Чалу өчен яшь ярым яки ике яшлеге иң кулае, дип саныйлар. Яшьрәк булганда ите йомшак, бәрәкәтсез, өч яшьтән узганының ите сизелерлек каты була, диләр. Көтү туктау белән сугымга дигән малны аерым ашатып симертә башлыйлар. Мал азыгын пешереп, бүрттереп ашаталар икән күп очракта. Ай ярым-ике ай дигәндә, ит арасына май туплана. Тик сугымга 10 - 15 көн калгач, тозны ялатмыйлар да, ашатмыйлар да, чөнки эчәк тишелүчән, ертылучан була.
http://kiskeufa.ru
Читайте нас: