Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
12 декабрь 2018, 12:02

Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде

Радий Хәбиров чыгышында конкурсның эшче һөнәрләргә игътибар арттыруын ассызыклады.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.

Быел конкурс "Иң яхшы ташчы", "Иң яхшы урман кисүче", "Иң яхшы кымыз эшләүче", "Иң яхшы кондитер", "Иң яхшы слесарь-сантехник", "Иң яхшы эретеп ябыштыручы" номинацияләре буенча билгеләнде.

- Бу конкурс ел саен оештырыла. Анда 800 яшь белгеч катнашты. Киләчәктә дә бу чара яшьләрне күбрәк җәлеп итәр дип уйлыйм, - диде Радий Фәрит улы.

Быел "Иң яхшы кондитер" номинациясендә Елена Кремнева ил буенча алдынгы урыннарга чыкты. Ә Стәрлетамакта яшәүче Таһир Оразбердиев илнең иң яхшы троллейбус йөртүчесе буларак билгеләнде.

Радий Хәбиров конкурста катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.
Читайте нас: