- Документ мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре өчен, чәчәкләрдән һәм канцелярия кирәк-яракларыннан тыш, бүләкләр алуга тулы тыю кертә, - дип хәбәр итә «РИА Новости».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер педагоглар һәм табиблар 3 мең сумга кадәр төрле бүләкләр ала алалар. Шулай итеп, әгәр закон проекты кабул ителсә, бүләк алган мәктәп яки хастаханә хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тарттырылачак. Бу кисәтү, выговор яки эштән азат итү булырга мөмкин.