– Бүген авылда каты коммуналь калдыклар гына түгел, ә төзелеш чүбе, үсемлекчелек калдыкларын утильләштерү белән дә зур проблемалар бар, – диде ул. – Мәсәлән, авыл кешесе йорт, сарайны сүткәннән соң җыелган калдыкны кая куярга тиеш? Хәзер бит чүпне яндыру тыела. Авылдан еракта урнашкан полигонга алып барып ташлау бик кыйммәткә төшә.
Нәтиҗәдә, авыл кешесе үзе дә теләмәстән закон бозарга мәҗбүр. Бу исә зур штраф белән яный. Авыллар, шәһәрләр янында чүплекләр артуы да начар күренеш. Шуңа күрә, озакламый бу проблеманы хәл итү юлларын табу кирәк, дигән фикердә "Генераль җыештыру" проекты әгъзалары.