Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 декабрь 2018, 15:14

Башкортстан юлларында кимендә 660 камера куярга кирәк

Башкортстан Хөкүмәте «Транспорт сәгате»ндә 2019 елда аварияле юл участокларында 62 стационар һәм 50 күчмә фото һәм видеотеркәү комплекслары куярга хәл итте.

Бу хакта социаль челтәрдә республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров язган. Юлларда «кара таплар» калмасын өчен кимендә 660 комплекс кирәк. Аларны алу өчен бюджеттан тыш акчаны җәлеп итү, дәүләт-шәхси партнерлык вариантларын карау күзаллана.


«Яңа заманча камералар тизлекне дә, узып китүне дә терки. Тиз йөрергә яратучыларның кагыйдәләрне бозу теләген бетерербез. Моны хәл иәрбез», — дип белдерде Радий Хәбиров.


«Һәр дүшәмбе оперативкада яшәргә дә яшәргә тиешле кешеләрнең гомерләре өзелүе турында ишеткән саен үз-үземә ачуым килә... Гомерләр өзелә, шул исәптән түрәләрнең эшләп җиткермәве аркасында. Тәҗрибә күрсәтүенчә, фото һәм видеотеркәү камералары торган җирдә юл фаҗигаләренең саны кинәт кими. Ләкин мондый комплекслар Башкортстанда әлегә бөтенләй аз – барлыгы 223... берничә тапкыр күбрәк кирәк. Элек безгә моның белән шөгыльләнергә нәрсә комачаулагандыр, күп кенә күршеләрнең мисалы буенча (Татарстанда – 1364 камера!)?», — дип аптырый җөмһүрият җитәкчесе.

Читайте нас: