Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
7 декабрь 2018, 12:56

Нефтьчеләр ятим балаларга Яңа ел бүләге әзерли

Кичә Дүртөйле шәһәре Мәдәният сараенда зур хәйрия концерты узды. Аны "Чакмагышнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре әзерләде.

Хәйрия концертында "кара алтын" табучылар берсеннән-берсе моңлырак җырлар, дәртле биюләр башкарды, тамашачының көчле алкышларына күмелде.

"Хәйрия концертыннан җыелган акчалар Дүртөйле шәһәрендә урнашкан социаль приютта тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре алуга тотынылачак", - диде әлеге изге чараны оештыручы "Чакмагышнефть" идарәсенең профсоюз рәисе Таһир Якупов.
Читайте нас: