Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 декабрь 2018, 14:41

Яңа ел бәйрәмнәре ничә көнгә сузыла?

Ел башында көтеп алган кышкы ял көннәре билгеле булды.

Русиялеләрнең күбесе өчен Яңа ел каникуллары 30 декабрьдә үк (якшәмбе) башланачак. 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы 6 көн дәвам итәчәк. 31 декабрьнең эш көнен 29 декабрьгә (шимбәгә) күчерәләр.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче мәддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – ял һәм бәйрәм көннәре дип игълан ителә.

2019 елда 5 һәм 6 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хөкүмәтенең “2019 елда ял көннәрен күчерү хакында”гы карарына ярашлы, ял көннәре 5 гыйнварның шимбәсеннән - 2 майның пәнҗешәмбесенә, 6 гыйнварның якшәмбесеннән 3 май җомгасына күчерелә. Шулай итеп, атнасына 5 көн эшләүчеләр быел 30, 31 декабрьдә, яңа елда 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнварда ял итәчәк. 31 декабрь көнне эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.

РФ Хезмәт кодексының 120нче мәддәсенә ярашлы, еллык түләүле отпускның календарь көннәренә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәре керми.
Читайте нас: