Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 декабрь 2018, 14:44

Уфа аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелә

4 декабрьдә "Россия-1" телеканалы эфирында Русия аэропортларына биреләчәк җиңүчеләр исемнәрен атадылар.

Уфада һава капкалары Мостай Кәрим исемен йөртәчәк.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 1 декабрьдә тәмамланды. Оештыручылар берничә көн нәтиҗәләр ясады, барлык төбәкләрдән килгән анкеталарны эшкәртте.

Халык шагыйре өчен 90 меңнән артык кеше тавыш бирде. Икенче урында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев – 70 меңнән артык, өченче – Салават Юлаев, аңа 30 меңгә якын кеше тавыш биргән.

Тавыш бирүдә барлыгы 5 миллионнан артык кеше катнашкан.
Читайте нас: