Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 1 декабрьдә «Башкортстан» лайфстайл үзәге биләмәсендә «Уңай мохит» төбәк җәмәгать оешмасы һәм Башкорт дәүләт медицина университеты ирекмәннәре «Үзеңнең статусыңны бел – ВИЧка тест үт» акциясен үткәрә.
3 декабрьдә Уфа автотранспорт колледжы студентлары өчен икенче «ТУКТА, ВИЧ/СПИД» акциясе була.
Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген Башкортстанда 21 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле исәптә тора, аларның 13 меңгә якыны — ир-егетләр, 8 мең чамасы — хатын-кыз.
ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең якынча 12 меңе шәһәрләрдә яши, авылда яшәүчеләр – 6,8 мең, Русиянең Федераль җәза хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлеге системасы учреждениеләрендә – 1 653 кеше, билгеле яшәү урыны булмаганнар – 800дән артык.
Башкортстан буенча авыру күрсәткече 100 мең халыкка 54,2 тәшкил итә. 2017 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, авыруларның 3,7% кимүе теркәлгән (100 мең халыкка 56,3 тән 54,2гә кадәр).