Якты юлдан
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
30 ноябрь 2018, 12:22

“Башкортстанның искиткеч кешеләре” кемнәр алар?

“Башкорт энциклопедиясе” нәшриятында “Башкортстанның искиткеч кешеләре” электрон мәгълүмат ресурсы (http://imena.bashenc.ru) эшли башлады.

Интернет-проектның максаты - кече Ватаны тарихында сизелерлек эз калдырган, намуслы хезмәт куйган, Башкортстанның уңышлы үсешенә зур өлеш керткән, гади, талантлы, зыялы, югары әхлакый сыйфатлары булган якташларыбыз турында сөйләү.

Интернет-ресурста Башкортстанның искиткеч кешеләре турында материаллар (гади кешеләрнең кыскача биографиясе, истәлекләр, очерклар, язмалар, мәкаләләр һ.б.) урнаштырыла.

Басма материалларны “Башкорт энциклопедиясе”нә түбәндәге адрес буенча юлларга кирәк: 450006, Уфа шәһәре, Революцион урамы, 55нче йорт. Электрон адрес: [email protected].

Шулай ук түбәндәге адрес буенча электрон формадан файдаланырга мөмкин: http://imena.bashenc.ru. Мәгълүмат урыс, башкорт һәм татар телләрендә кабул ителә. Күләме - берничә җөмләдән өч биткә кадәр
Читайте нас: