Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 ноябрь 2018, 12:33

“Мин әлегә беркая да җыенмыйм!”

Русия Президенты Владимир Путин "ВТБ Капитал" үткәргән “Русия чакыра!” инвестиия форумында катнашты. Быел фикер алышуның төп темасы – “Партнерлык булдыру. Каршылыкларны бетерү”.

Дискуссия барышында төп чыгышлардан соң дәүләт башлыгына ул ил җитәкчелегеннән киткәннән соң Русия белән нәрсә булачагы турында сорау бирделәр.

“Сез шулай кайда ашыгасыз? Мин әлегә беркая да җыенмыйм!” - дип җавап бирде Русия Президенты.

Шул ук вакытта Владимир Путин Русиядә хәл яхшы якка үзгәрәчәгенә ышаныч белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүген үк ил үзен ышанычлы тота һәм үз-үзен тәэмин итә. Шулай ук дәүләт башлыгы Русия барлык партнерлар, шул исәптән Вашингтон белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип өстәде
Читайте нас: