Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 ноябрь 2018, 11:25

"Мәктәптәге төшке аш баланың сәламәтлеген формалаштыра"

Бүген республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук аутсорсинг нигезендә туклану хезмәте күрсәтүче компанияләр вәкилләре катнашты.

- Безнең эшнең бик мөһим юнәлеше – мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә балаларның туклануын оештыру. Районнар буенча йөргәндә төрле очракларны күрдем. Әйтик, Дуван районында авария хәлендәге мәктәпнең директоры укучыларның туклануын балалар бакчасы ашханәсендә оештырган. Төшке ашның бәясе – 21 сум. Бәя ничек формалаша? Күп кенә авыл мәктәпләрендә ярдәмче хуҗалыклар бар. Шуның исәбенә бәя арзаная. Бу – туклануны оештыру алымнарның берсе, – диде төбәк җитәкчесе. - Башка мәктәпләрдә аутсорсинг нигезендә эшлиләр. Асылда, бала мәктәптә ашый торган төшке аш аның сәламәтлеген формалаштыра. Кызганычка каршы, мәктәптә яхшы туклану – балалар өчен бердәнбер мөмкинлек булган гаиләләр дә бар бездә. Шуңа күрә балалар туклануын оештыру – эшебезнең мөһим юнәлеше.
Читайте нас: