Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 ноябрь 2018, 11:31

“Иңнәрегездә - безнең киләчәк”

Матур традицияләребез дәвам итә.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфаның Колонналар залында бер төркем әниләрне бүләкләде.

- Бүген республикада яшәүче 44 гүзәл зат "Ана даны" медаленә ия булачак. Ә гомум Башкортстан буенча аларның саны бихисап. Берничә көн элек кенә Аналар көнен билгеләп үттек. Әниләрнең безгә күрсәткән изгелекләре санап бетергесез. Чыннан да, бу көн - һәркем өчен олы бәйрәм.

Балалар – безнең киләчәгебез. Ә сез - шушы киләчәкне тәрбияләүчеләр. Иңәрегезгә салынган бурычны намус белән үтәячәгегезгә ышанабыз, ә без бу җәһәттән һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Киләчәктә дә сезгә һәм балаларыгызга төрле уңай шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез.

- Ана булу – иң зур бәхет ул. Безнең һәркайсыбыз шушы бәхетне күптапкырлар татыгын кеше. Әлбәттә, бала тәрбияләү җиңел түгел. Әмма без һәрвакыт республика җитәкчелегенең ярдәмен тоеп яшибез. Безне аерым игътибарга алып кайгыртучанлык күрсәткәнегез өчен рәхмәтлебез, - диде Илеш районының Дөмәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Сабирова.
Читайте нас: