Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
27 ноябрь 2018, 14:31

Эшсезлек буенча пособие артачак

Киләсе елның гыйнварыннан эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 850 сумнан – 1500 сумга, максималь күләме 4900 сумнан 8000 сумга кадәр артачак.

– Башкортстанда яңа елдан, Урал коэффициентын исәпкә алып, эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме – 1725 сум, максималь күләме – 9200 сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта республикада эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме – 977,5 сум, максималь күләме – 5635 сум тәшкил итә, — дип хәбәр итте республиканың Гаилә, хезмәт, халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат секретаре Роза Кузьменко.

Моннан тыш, 2019 елдан беренче тапкыр пенсия яшендәге гражданнар өчен эшсезлек буенча пособие кертелә. Алар өчен минималь пособие – 1500 сум, максималь – 11280 сум тәшкил итәчәк.

Башкортстанда, Урал коэффициентын исәпкә алып, пенсия яшенә җитмәгән кешеләр өчен эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме – 12972 сум тәшкил итәчәк.

Агымдагы елның ноябрь башына төбәктә рәсми рәвештә теркәлгән 17,8 мең кеше эшсез исәпләнә. Бу, ел башы белән чагыштырганда, 13,7 процентка кимрәк.
Читайте нас: