Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 ноябрь 2018, 13:30

Юллар... Мәскәүгә илтә

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәскәүдә үткән “Русия транспорты” XII Халыкара форумында республиканың рәсми делегациясен җитәкләде.

Ул форумның илнең транспорт тармагын санлы системага күчерү мәсьәләләренә багышланган пленар өлешендә катнашты, шулай ук, берничә эшлекле очрашу үткәрде.

Радий Хәбиров “Русия транспорты” Халыкара күргәзмәсен карап, Башкортстан экспозициясе белән танышты. Ул төбәк тармагының мөһим казанышларына, шулай ук, транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендәге эре инвестицион проектларга багышланды.

Форум кысаларында Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы (“Росавтодор”) җитәкчесе Андрей Костюк белән очрашты.

Алар республика транспорт системасын федераль үзәктән финанс ресурсларын җәлеп итеп үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышты. Аерым алганда, Уфадан Көнчыгышка таба чыгу юлын төзү һәм Р-240 “Уфа – Ырынбур” автомобиль юлында Стәрлетамакны урап үтү урынын дүрт полосага кадәр киңәйтү, реконструкцияләү буенча концессион проектны гамәлгә ашыру перспективалары турында сүз барды. Шулай ук “Уфа – Аэропорт” трассасының бер өлешен Агыйдел аша салынган күпердән алып “Урал М-5” юл чатына кадәр федераль милеккә тапшырырга тәкъдим ителде. Андрей Костюк әлеге башлангычларны уңай бәяләде.

Моннан тыш, Радий Хәбиров “Росавтодор” җитәкчесенә Уфада Воровский һәм Интернациональ урамнары башында Агыйдел аша ике күпер төзү өчен федераль субсидияләр җәлеп итүгә гаризаларны карарга тәкъдим итте.
Читайте нас: