Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
20 ноябрь 2018, 17:30

Хокукый диктантта катнашыгыз!

Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев республикада яшәүчеләрне икенче Бөтенрусия хокукый диктантта катнашырга чакырды. Ул 3-10 декабрьдә Русиянең барлык төбәкләрендә узачак.

– Хәзерге дөньяда минималь юридик белем һәркемгә дә кирәк. Диктант халыкның төрле катламы вәкилләренә хокукый белем дәрәҗәсен тикшерү өчен яхшы мөмкинлек бирә. Анда 14 яше тулган барлык теләүчеләр катнаша ала, — дип белдерде Константин Толкачев. – Быел диктант Русия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышлана. Биремнәрнең төп өлеше нәкъ менә шул тема белән бәйле булачак. Узган елны шундый диктант Уфа, Стәрлетамак, Сибай, Белорет һәм Салават шәһәрләрендә үтте.

Диктант язу бушлай. Тест биремнәре Мәскәү дәүләт юридик университеты тарафыннан әзерләнгән. 30 җиремне үтәү өчен 60 минут вакыт биреләчәк. Һәр катнашучы, нәтиҗәләргә карамастан, диктантта катнашу турында сертификат алачак.

Диктант ике этапта уза. Беренчесе - диктантның рәсми порталында онлайн режимда 3-10 декабрьдә. Икенчесе - 7 декабрьдә 12 сәгатьтә төбәк мәйданчыкларында.
Читайте нас: