Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
20 ноябрь 2018, 15:59

Гомер үтә бара, хатирәләр яңара бара

Дөньда һөнәрләр бик күп. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик күп укырга кирәк, белемле булырга кирәк. Халык бу турында белеп: «Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», — дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.

Мөлаем ак йөзле, зәңгәр күзле, тезелеп торган ап-ак тешле, шул ук вакытта йөзендә тышты тынлык сизелә, ул Флүрә-апа Фәттах кызы Җәләева. Бүген юлны аларга таба тотам. Капканы ачып йортка кердем, йортта саргая башлаган бәбкә үләне, анда бер әтәч, биш-алты тавык нәрсәдер чүпли. Әтәч горур гына башын күтәреп, тавыкларына кеше барлыгын хәбәр итте.

Мин аларны үтеп, өйгә таба юнәлдем. Өйдәге тынычлык хөкем сөрә һәм хуҗабикә намаз өстендә дип әйтә төсле, әкрен генә килеп диванга утырдым да бәләкәй генә өстәлгә күзем төште. Анда телефон янында ачык килеш мөселман календаре ята. Календарьгә күз салдым, анда көндәлек эшләр, барасы җирләр язылган. Күп тә үтми, бүлмәдән Флүрә апа күренде, без аның белән исәнләшеп исәнлек-саулык сораштык та, мин үз йомышымны әйттем. Флүрә апа бераз уйланып утырды да серванттан бер кочак папкалар, ниндидер язмалар алып чыкты. Мин үзем папкаларны алгач, актарып карый башладым, саргаеп беткән гәзитләр, открыткалар, грамоталар сакланган.

Җәләева Флүрә апа 1938 елның 15 ноябрендә Иттихат авылында гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Иттихат авылы мәктәбендә дүрт сыйныфны тәмамлагач, 1949 елда 5 — 7 сыйныфны Яңа-Васильевка мәктәбендә укый. Ул бик тырыш, таләпчән булып үсә, һәм укырга зур теләге булу сәбәпле, 8 — 10 сыйныфны Бишбүләк мәктәбендә укый. 10нчы сыйныфны яхшы билгеләр белән тәмамлагач, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1962 елда Яңа-Васильевка мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайта.

1963 елда Габдуллин Барый абый белән тормышын бәйли. Алар ике бала тәрбияләп үстерә.

Кызы Эльвира әнисе һөнәрен сайлый. Ул тарих укытучысы. Бәләбәй шәһәрендә эшли һәм яши. Уллары Илһам авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Бәләбәй шәһәрендә эшли һәм яши. Флүрә апа белән Барый абыйның дүрт оныгы, дүрт туруны бар.

Кызганычка каршы, 2014 елда Барый абый вафат була. Флүрә апа хәзер берүзе яши. Балалары кайтып йөри, ярдәм итә.

Флүрә апаның әнисе бик дини кеше була, шунлыктан ул яшьтән үк бик күп догалар белә, ныклап китаплар укып, үзен дингә багышлый. Ул яхшы укытучы да, абыстай да, аш-суларда Коръән укып йөри, шунда ук дини тәрбия эшен алып бара, дисәң дә яңгылыш булмас. Без аңа бик рәхмәтлебез.

Ул 32 ел мәктәптә эшләп, хаклы ялда. Менә аның эш нәтиҗәләре: ул активист булды, комсомол оешмасының азат ителгән секретаре булып эшләде, хатын-кызлар советы рәисе, ата-аналар комитеты рәисе, район мәктәпара методик берләшмә рәисе, профсоюз комитеты рәисе, җәмәгать белеме секретаре. «Якты юлдан» («Светлый путь») район гәзите белән актив хезмәттәшлек итә. 1973 елда социалистик чараларда җиңүче. 1978 елда Өлкән укытучы. КПССның Бишбүләк районы комитетының мактау тактасына лаек була. 1984 елда Халык мәгарифе отличнигы була.

Флүрә апа минем беренче улымның беренче укытучысы буларак без аның белән бик озак еллар аралашып яшибез.

Ул бик яхшы кеше, ул миңа дус та, олы киңәшче дә һәм әнием кебек миңа иң якын кешем булып калачак.

Светлана ФАЗУЛЛИНА.

Усак Кичү авылы.

Автор фотосы.
Читайте нас: