Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
20 ноябрь 2018, 11:38

Аналар һәм балалар - Хөкүмәтнең игътибар үзәгендә

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова белән очрашты.

Анда бала һәм ана хокукларын, авыр хәлдә калган балаларны яклау, гаилә иминлеге, өстәмә белем бирү мәсьәләләре каралды.

Республика җитәкчесе гаиләгә һәм балаларга кагылышлы мәсьәләләрнең Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегендә төп юнәлеш булып торуын билгеләде.

Анна Кузнецова республикада аналар һәм балаларга ярдәм өлкәсендәге уңай тәҗрибә буларак, “Социальная няня” хезмәтен билгеләде. Ул меңнән артык гаиләгә ярдәмгә килгән. Социаль хезмәтләр белән опека һәм попечительлек органнарының хезмәт нәтиҗәлелеге критерийларын булыруны да мактап телгә алды.

Бала хокуклары буенча вәкил төбәктә өстәмә белем бирү, мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү шартлары булдыру, ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.

Очрашуда 2019 елның маенда Уфада узачак Русия Федерациясенең Бала хокуклары буенча вәкилләре съездына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Читайте нас: