Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 ноябрь 2018, 18:33

Алдагы өч көндә кар көтелә

Гидрометеорология үзәгеннән Башкортстандагы алдагы өч көнлек һава торышын хәбәр иттеләр. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген республикада аязаючан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар, бозлавык булачак. Җил - көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Һава температурасы көндез 2 градус җылыдан 3 градускача салкын булачак.

19 ноябрьдә урыны белән кар яву көтелә. Төньяктан талгын җил. Һава температурасы төнлә - 5-10, аерым районнарда 15 градуска кадәр салкын. Көндез - 1-4 градус җылы.

20 ноябрьдә дә урыны белән кар явачак. Көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә - 6-11, урыны белән 16 градуска кадәр салкын. Көндез - 1-6, республиканың көньягында 13 градука кадәр җылытачак.
Читайте нас: