Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 июль 2021, 10:05

Беренче сентябрьдә тантаналы линейкалар булырмы?

Мәгариф министры яңа уку елының ничек башланачагы турында сөйләде.

Беренче сентябрьдә тантаналы линейкалар булырмы?
Беренче сентябрьдә тантаналы линейкалар булырмы?
Беренче сентябрьдә тантаналы линейкалар булырмы?

Русия Мәгариф министрлыгы җитәкчесе уку елы башында коронавирус буенча эпидемиологик хәл уңаеннан борчылуын белдермәде һәм, 1 сентябрьдә чаралар традицион форматта узачак, диде. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

Сергей Кравцов билгеләвенчә, уку елы ахырында мәктәпләрдә коронавирус таралуы күзәтелмәде. Шулай ук ул, “Роспотребнадзор”ның барлык таләпләре дә балаларны һәм укытучыларны мөмкин кадәр саклау өчен исәпкә алыначак, дип өстәде.

“Без, гомумән алганда, мәктәпләрне гадәттәгечә ачарга әзерләнәбез, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында теге яки бу муниципалитетта эпидемиологик хәл моны эшләргә мөмкинлек бирми икән, әлбәттә, иң беренче чиратта балалар, педагоглар, ата-аналар сәламәтлеге кайгыртылачак. Әмма бүгенге көндә бездә җитди борчылулар юк. Шуңа күрә традицион линейкаларны, традицион 1 сентябрьне үткәрәчәкбез”, — дип билгеләде Сергей Кравцов.


https://kiziltan.ru/articles/obraz/2021-07-29/berenche-sentyabrd-tantanaly-lineykalar-bulyrmy-2444431

Фото: activityedu.ru

 

Беренче сентябрьдә тантаналы линейкалар булырмы?
Беренче сентябрьдә тантаналы линейкалар булырмы?
Автор:
Читайте нас: