Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июль 2021, 11:35

Уку кызыклырак булачак

Бишбүләк районы мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек тулы куәтенә бара.

Уку кызыклырак булачак
Уку кызыклырак булачак

 — 2 августтан район комплекслы комиссияләре мәгариф объектларыныn яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлаячак, — дип сөйли эксклюзив интервьюда район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Гыйбатов. — Ел саен барлык биналарга һәм корылмаларга каникуллар вакытында, гадәттәгечә, мәктәп һәм балалар бакчаларының педагогик һәм техник персоналы үз вакытлары белән исәпләшмичә, агымдагы һәм косметик ремонт үткәрә. Быел «Заманча мәктәп» проекты кысаларында Сухоречка авылы урта мәктeбенең спорт залында идән ремонтлау эшләре башкарыла.

Шунысы куанычлы, районда «Yсеш ноктасы» үзәкләренең саны арту дәвам итә. К. Иванов исемендәге Базлык авылы урта мәктәбендә, Усак-Кичү, Демский урта мәктәпләрендә «Yсеш ноктасы» Yзeге ачылырга планлаштырыла. Җиһазларның бер комплекты 1423994 сум тәшкил итe. Гомуми сумма — 427183,5 сум.

Шуны да билгелeп үтәргә кирәк, яңа уку елында Балалар иҗаты үзәгендә, Ает, Куш-Елга, шулай ук Бишбүләкнең 1 һәм 2 санлы урта мәктәпләрендә «Мәгариф» «Һәр баланың уңышы» милли проекты кысаларында өстәмә белем алу буенча урыннар булдырылачак. Моның өчен спорт җиһазлары, компьютерлар, робот техникасы, уку җиһазлары, квадрокоптер, 3D ручка, палаткалар һ.б. сатып алына.

Ает, Кыңгыр-Мәнәвез һәм Бишбүләк авылы 2 санлы урта мәктәбе ашханәләренең азык-төлек блоклары 900 мең сумлык парконвекторлар белән комплектланачак. Шуңа күрә барлык мәктәпләр дә заманча укыту, тәрбия һәм туклану таләпләренә җавап бирәчәк, дип ышанып әйтә алам.

Владимир СМОЛОВ.

Автор фотосы.

(Дәвамын «Якты юлдан» гәзитенең 30 июлендә чыккан 31 санында укыгыз).

Уку кызыклырак булачак
Уку кызыклырак булачак
Автор:
Читайте нас: