Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июль 2021, 11:15

Иттихаттан Айсылу Фаррахова мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган

Усак-Кичү урта мәктәбе медалистлары (быел алар икәү) киләчәктә дә уңышка өметләнә.

Иттихаттан Айсылу Фаррахова мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган
Иттихаттан Айсылу Фаррахова мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган

Айсылуның тормыш девизы: «А планы барын чыкмаса, тагын 32 хәреф бар!» , ә артта 11 ел четерекле уку, көндәлек хезмәт. Ул тырыш, кызыксынучан, киң карашлы һәм үз-үзеңә омтылышлы кыз. Шунысы гаҗәп тә түгел, ул 9 нчы сыйныфны бик яхшы, шулай ук быелгы уку елын да уңышлы тәмамлаган.

Кечкенәдән Айсылу өчен беренче урында уку була, шуңа күрә аңа тулы җаваплылык белән караган.

— Узган уку елында яшь экологлар һәм урманчылар слеты-конкурсы, район этабында «Урман Робинзоннары» номинациясендә урын алган, «Ватан» Бөтенроссия тикшеренү эшләре конкурсы, анда муниципаль этапта икенче урынны алган, «Башкортстан энҗеләре» конкурс–фестивалендә безнең коллектив район этабында өченче урынга лаек булды, «Балачакның куркынычсыз юлы» конкурсында безнең команда «Юл хәрәкәте кагыйдәләре — тормыш нигезе" видеоролигы» номинациясендә иң яхшысы, дип табылды. Интернет-викториналар, финанс грамоталылыгы буенча олимпиадалар, бөтенроссия һәм республика онлайн-диктантларын калдырмадым, — ди Айсылу Фаррахова.

Кыз соңгы вакытта татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашуны һәм җиңүне дә үзенең төп казанышы, дип саный. Татар теле укытучысы Алсу Фәүзәр кызы зур ярдәм күрсәткән. Быел кыз әлеге олимпиаданың барлык этапларын да узган һәм, республика этабы призеры булып, проектны яклау һәм татар теле буенча олимпиадада катнашу өчен, Казанга барган.

"Медалист булу нәрсәне аңлата?",  -  дигән сорауга чыгарылыш сыйныф укучысы болай дип җавап бирде: «Медалист булу — максат кую һәм аларга таба бару, үз алдыңдаа гына түгел, ә укытучылар, ата-аналар, гаилә алдында да җаваплылык тою, дигән сүз. Ул - барлык хезмәтләрем өчен зур бүләк".

Карина ПАВЛОВА.

Фото Айсылу Фаррахованың шәхси архивыннан.

(Дәвамын «Якты юлдан» гәзитенең 30 июлендә чыккан 31 санында укыгыз).

Иттихаттан Айсылу Фаррахова мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган
Иттихаттан Айсылу Фаррахова мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган
Автор:
Читайте нас: