Якты юлдан
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июль 2021, 10:20

«Һәр бала үзенчәлекле»,

- дип саный Бишбүләк авылының 2 нче урта мәктәбе укытучысы Кристина Фәйзуллина.

«Һәр бала үзенчәлекле»,
«Һәр бала үзенчәлекле»,

Кристина Викторовна Фәйзуллина Бишбүләктә туган. 2нче урта мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәй гуманитар-техник колледжына "Башлангыч сыйныфлар укытучысы" белгечлеге буенча укырга керә.

Кристина хирург булырга, үз тормышын медицина белән бәйләргә, гомерләрен саклап калырга хыялланган. Кызганычка каршы, медицина көллиятендә бюджет урыннары булмаган. Әмма педагог булырга укый, практикага йөри башлагач, аңа балалар белән эшләү бик ошый башлый. Кристинага балалар белән бергә нәрсә дә булса яңалык ачу, бу дөньяны өйрәнү күңеленә якын.

- Балаларның конфликтлары һәрвакыт булды һәм бар, моның белән ничек көрәшергә кирәклеген белү мөһим. Берәү дә тәнкыйтьне яратмый, күпләр үпкәли, әмма без әле көллияттә төрле хәлләр мисалында мондый характердагы проблеманы ачыкларга өйрәндек. Ягъни, барысын да тыныч хәл итәргә тырышам. Гомумән, еш кына «тәнкыйть плюс мактау» алымыннан файдаланам. Һәрвакыт эшли. Чөнки һәр укучыга аерым караш кирәк, шуңа күрә мин, башлангыч сыйныф укытучысы буларак, һәр бала белән шәхси эш алып барам. Һәр укучы үзенчәлекле, - дип сөйли яшь педагог.

Кристина эшендә кыенлыклар белән сирәк очрый, аларны җиңәргә тәҗрибәле остаз булыша.

Карина ПАВЛОВА.

Ыото Кристина Фәйзуллинаның шәхси архивыннан.

(Тулысынча "Якты юлдан" гәзитенең 16 июльдә чыккан 29 санында укыгыз).

«Һәр бала үзенчәлекле»,
«Һәр бала үзенчәлекле»,
Автор:
Читайте нас: