Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 июль 2021, 09:46

Яңа мәктәп - уку процессының яңа дәрәҗәсе

Барлык санитар таләпләргә җавап бирүче һәм соңгы техника белән җиһазландырылган заманча мәктәп 1 сентябрьдә укучыларны каршы алырга планлаштыра.

Яңа мәктәп - уку процессының яңа дәрәҗәсе
Яңа мәктәп - уку процессының яңа дәрәҗәсе
Яңа мәктәп - уку процессының яңа дәрәҗәсе
Яңа мәктәп - уку процессының яңа дәрәҗәсе

Бишбүләк авылының 3 санлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта мәктәбе төзелеше 2019 елда башланды. Эшләр күләме 90 процентка үтәлгән.

Мәктәп директоры итеп югары категорияле укытучы Изольда Николаевна Родичкина билгеләнде. БДПИда педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы факультетында югары белем алган. Тарих белгечлеге буенча яңадан әзерләү курслары узган, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында укыдган. Элек Сухоречка урта мәктәбе директоры булып эшләгән. Педагогик стажы 31 ел, шуның 25е - административ эштә, 16сы — директор вазифасында.

- Мәктәп җиһазланышы заманча, технологик, бу уку процессын башка дәрәҗәгә күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм, һичшиксез, балаларның сәләтләрен, аларның талантларын, кызыксынуларын үстерүгә, теге яки бу һөнәри эшчәнлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, — дип белем бирү объектында эшләр барышы белән таныштыра Изольда Родичкина. — Хәзерге вакытта эчке буяу эшләре бара. Төшке аш залындагы түшәмне җиһазлыйсы, холлда бүлгеләр, баскычта култыксалар урнаштырасы, сантехника куясы кала.

Карина ПАВЛОВА.

Изольда Родичкина фотолары.

(Тулысынча "Якты юлдан" гәзитенең 9 июлендә чыккан 28нче санында укыгыз).

Автор:
Читайте нас: