Якты юлдан
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июнь 2021, 13:13

Мәктәпкәчә белем бирүдә яңа технологияләр куллана

Кунакколдан Эльмира Фазулина менталь арифметика буенча балалар белән эшләү тәҗрибәсенә ия һәм Зайцев системасы буенча язарга өйрәтә.

Мәктәпкәчә белем бирүдә яңа технологияләр куллана
Мәктәпкәчә белем бирүдә яңа технологияләр куллана
Мәктәпкәчә белем бирүдә яңа технологияләр куллана
Мәктәпкәчә белем бирүдә яңа технологияләр куллана

Эльмира Фазуллина Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбе филиалы - Кунаккол авыл төп мәктәбендә мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе булып эшли. Кыңгыр-Мәнәвез авылы «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре педсоветында педагог эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм «Н.А. Зайцев системасы буенча укырга һәм язарга өйрәтү» темасына мастер-класс күрсәтте. Эльмира Саматовна методиканың асылын ачык аңлатты.

Укуга өйрәтү «Зайцев кубиклары» һәм слог блоклары булган күрсәтмә таблицалар кулланып алып барыла һәм күңелле һәм мавыктыргыч уен рәвешендә уза. Шуның белән ирекле булмаган, тиз һәм ышанычлы истә калу тәэмин ителә.

Баш миенең иң интенсив үсеше дүрт яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларда күзәтелә. Бу яшьтә алган күнекмәләр тиз һәм җиңел үзләштерелә һәм озак елларга саклана. Балалар абакуста исәптә зур кызыксыну күрсәтәләр, дәресләрдә бик актив. Бүген тәрбияләнүчеләр 100 чикләрендә саный, куша һәм ала белә. Киң фикерләүне үстерү буенча биремнәрне яхшы башкаралар.

(Тулысынча "Якты юлдан" гәзитенең 25 июньдә чыккан 26 (10340) санында укыгыз).

Айгөл ГАЛЛӘВЕТДИНОВА,
Кунаккол авылы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Автор фотосы.

Читайте нас: