Якты юлдан
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 март 2021, 09:31

Булачак һөнәреңне төптән уйлап сайла

#национальныепроектыБүздәк районының 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәр ярминкәсе үткәрелде.

Чара ZOOM видеоконференц элемтә формасында урындагы мәшгульлек үзәге һәм мәгариф бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылды. Район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һөнәр һәм һөнәри әзерлек профиле сайлау буенча киңәшләр, республиканың мәгариф учреждениеләре турында тулы мәгълүмат, кабул итү шартлары, яшәү урыны буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Һөнәр ярминкәсе чарасында Туймазы индустриаль колледжы, Уфа күппрофилле профессиональ колледж; Туимазы юридик колледжы; Архитектура, төзелеш һәм коммуналь хезмәтләр колледжы; Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжы; Туймазы медицина колледжы вәкилләре катнашты.
2020 елда район мәктәпләрен тәмамлаучы 250 укучының 163е укуын республика колледжларында дәвам иткән. Мондый һөнәри ярминкәләр, ерак форматта булса да (коронавирус инфекциясе чикләүләре аркасында), алар өстәмә мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Чара вакытында бирелгән материаллар мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәри юл сайларга ярдәм итәчәк. Һөнәри ярминкәләрнең төп максаты да шунда бит.
Бу чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Демография” милли проектының бер юнәлеше булган “Мәшгульлеккә ярдәм” проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: