Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 Май 2019, 13:38

Бертуганнар бер мәктәптә укырга тиеш

Дәүләт думасына Гаилә кодексына төзәтмә кертү турында закон проекты тәкъдим ителде. Шуңа ярашлы, бер гаиләдә туган балалар бер мәктәптә уку хокукына ия булачак.

Әгәр закон кабул ителсә, бала беренче сыйныфка барганда, аңа абыйлары һәм апалары укыган мәктәптә белем алу хокукы биреләчәк.


Билгеле булуынча, бер гаиләдәге балалар төрле мәктәптә укыган очракта, ата-аналарга аларны мәктәпкә йөртү күпкә авырлаша. Бигрәк тә бу күпбалалы гаиләләрдә зур проблема булып тора. Әлеге башлангыч белән чыгучы депутатлар бер гаиләдәге балаларга бергә уку мөмкинлеге бирү бу мәсьәләне хәл итәчәк дип ышана.

Читайте нас: