Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 Май 2019, 14:04

”Балагыз мәктәпкә барырга телиме?”

Бала укырга керер алдыннан бик күп ата-аналардан «Балада мәктәпкә барырга ничек итеп теләк уятырга? Аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә?» кебек сораулар ишетергә була.

Чыннан да, хәзерге заманда бу – бик катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Тикмәгә генә «Чананны җәйдән әзерләрлә, арбаңны – кыштан», дип әйтмәгәннәр инде. Бу әйтемне истә тотып, балаларыбызны да без балалар бакчасыннан ук әзерли башларга тиешбез. Күпме иртәрәк башласаң, шулкадәр хәерлерәк булыр.


Аннан соң бит аны бүген әзерли башлыйм дип кенә әйтеп булмый, аның, беренчедән, яшь аермалыгын, психологик халәтен, гомуми үсешен күз алдында тотарга кирәк. Бу – баланың халәте, игътибарлылыгы, үзлегеннән логик фикер йөртә белүе, нәтиҗә ясый алуы, килеп чыккан каршылыкларны үзе чишү сәләте барлыкка килү белән аңлатыла.


Баланың үз-үзен тота белүе, социальләшүе дә аерым бер өлкә булып санала. Балада яхшы хәтер, игътибарлылык булып та, ихтыяр көче җитмәү аркасында, ул алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин.

Читайте нас: