Бүгенге оператив киңәшмәдә бу хакта республика мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
— Әле Бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын үткәрүнең төп этапларына әзерлек бара. БДИны — 19787, ә ТДИны 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 43139 укучы тапшырачак, — диде ул.
Аның сүзләренә ярашлы, министрлык Башкортстанны федераль дәрәҗәдә ышанычның “яшел зона”сына (әле республика “сары зона”да) керүен тәэмин итүче “юл картасы” әзерләгән. Әйтик, быел төбәк җәмәгать күзәтүчеләре санын — 43тән 100гә, муниципаль җәмәгать күзәтүчеләренекен — 1500дән 1700гә, ә ситуацион үзәкләрдә эш урыннарын 70тән 150гә кадәр арттыру күздә тотыла.
— Балаларыбыз, имтиханнарны яхшы тапшырып, үзләренә имин киләчәк һәм илебезнең иң яхшы вузларына керү мөмкинлеген тәэмин итәр, дип ышанабыз, — диде Радий Хәбиров.