Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 Май 2019, 13:43

Студентларга академик ял алу гадиләштерелергә мөмкин

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы студентларга академик ял алу процедурасын гадиләштерергә тәкъдим итә.

Әгәр элек студенттан документлар белән деканатка шәхсән үзенең килүен таләп итсәләр, хәзер документларны ышанычлы зат белән, гадәти почта яки электрон почта аша җибәрергә тәкъдим ителә.


Югары уку йорты яки көллият студентларына, курсантларга, медицина буенча ординаторларга, гаиләлеләргә һәм башка шартлардагыларга академик ял ике елга кадәр вакытка бирелергә мөмкин. Академик ялны чикләнмәгән санда алырга рөхсәт ителә.
Читайте нас: