Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 апрель 2019, 12:16

“Авыл укытучысы” программасын ничек хәл итәрләр?

Майда яшь укытучыларның Бөтенрусия форумы узачак.

20-22 майда Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәрендә яшь укытучыларның “Педагог: һөнәр, сәләт, осталык” Бөтенрусия форумы узачак. Анда Русия, Белоруссия һәм Казахстаннан 500дән артык педагог, власть органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм экспертлар берләшмәсе катнашуы көтелә.

Форумның максаты — укытучыларга тәҗрибә уртаклашу, интеллектуаль мөмкинлекләр үсеше һәм яңача укыту формаларын эзләү өчен бердәм мохит булдыру.

Форумда катнашучылар белем бирү өлкәсендә максатлар һәм бурычлар, илнең үсеш перспективасы турында фикер алышачак. Моннан тыш, яшь педагоглар власть органнары вәкилләре белән бергә “Авыл укытучысы” программасын тормышка ашыру юлларын караячак.

Әлеге чара кысаларында Русия мәгариф министры Ольга Васильева, Дәүләт думасы депутатлары, галимнәр, Русиянең иң яхшы укытучылары белән очрашу оештырылачак.
Читайте нас: