Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 апрель 2019, 14:40

Мәгариф министрлыгында прививка ясатмаган балаларны мәктәпкә кертмәскә тәкъдим иттеләр

Россия Мәгариф министрлыгы куркыныч инфекцияләрдән вакцинация узмаган балаларның дәресләргә йөрүен чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Прививка ясатмаган балалар белем бирү оешмаларына инфекция алып керергә мөмкин, бу исә башка укучыларның хокукларын боза, дип искәрттеләр министрлыкта.


Ата-аналар, әгәр бала авыру белән контактка кермәсә, аңа туберкулез диагностикасы үткәрүдән баш тарта ала, диелә Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың җавабында. Бала фтизиатр бәяләмәсе буенча мәктәпкә килә ала, әмма аның белән контактка керүче балаларның авыру йоктыру куркынычы бар.

Читайте нас: