Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 март 2019, 12:52

Тикшеренү эше өчен диплом

«Yзәк Совет властенең Башкортстан хөкүмәте белән Совет Автономияле Башкортстан турындагы килешүләргә» кул куюга нәкъ йөз ел узды

Нәкъ менә 20 мартта безнең өчен Әлшәй районы Раевка авылының 4 санлы урта мәктәбендә узган «Щербаков укулары» дигән VIII Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашу символик мәгънәгә ия булды. Бөтен республикадан укучылар үзләренең рәсемнәрен, видеороликларын, тикшеренү эшләрен, сочинениеләрен тәкъдим итте, шигырьләр укуда көч сынашты. Безнең мәктәпне 4 нче сыйныф укучысы Элина Гайнетдинова тәкъдим итте. Ул «Онытылган юлбашчы» тикшеренү эше белән чыгыш ясады. Жюри аның эшен II дәрәҗә диплом белән бәяләде. Катнашучылар каршында БДУның Стәрлетамак филиалы укытучылары чыгыш ясады.

Рамилә ХАРРАСОВА,

Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Автор фотосы.
Читайте нас: