Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 март 2019, 12:20

«Тере классика»

Бишбүләк авылының 2 санлы урта мәктәбендә ел саен үткәрелә торган шигырь укучылар конкурсы узды

«Тере классика» конкурсында 5 — 11 сыйныфларның 30 укучысы катнашты. Быел конкурс Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланды. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара, аларның башкару осталыгы да нәкъ шулай. Конкурсантларны мәгариф бүлеге вәкилләре Г.Д. Фәйрушина hәм Е.А. Серегина, рус теле hәм әдәбияты укытучыларының район методик оешмасы җитәкчесе Е.Л. Филиппова, мәктәп китапханәчеләренең район методик оешмасы җитәкчесе Т.В. Хәсәнова, Бишбүләк чуваш халык драма театры режиссеры Г.В. Алексеева составындагы катгый hәм компетентлы жюри бәяләде.

Җиңүчеләр: Анна Кудряшова (Бишбүләк авылы 1 санлы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, җит. Р.Р. Әюпова), Даниил Сергеев (Бишбүләк авылының 2 санлы урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, җит. О.П. Мордвинова), Юлия Тихонова (Демский авылы урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, җит. Е.И. Калмыкова).

«Тере классика» шигырь укучылар конкурсы җиңүчеләре безнең районны апрель аенда узачак республика конкурсында тәкъдим итәчәк.

Гөлназ ФӘЙРУШИНА,

район методик кабинеты методисты.

Автор фотосы.
Читайте нас: