Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 март 2019, 12:40

Әни белән бергәләп укыйбыз

Уртак уку ата-аналар һәм аларның балаларының мөнәсәбәтен яхшырта, аралашырга өйрәтә

Русиядә Театр елы, Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү hәм «Китап укучы әни — китап укучы мәктәп — китап укучы ил» Бөтенрусия проект хәрәкәте кысаларында Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбендә мәктәп китапханәчеләре, кыска вакытлы төркем тәрбиячеләре hәм мәктәпкәчe белем бирү оешмалары филиалларының район семинары узды.

Семинар барышында катнашучылар өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә булды, анда балалар үзләренең иллюстрацияләре буенча әкиятләргә интерактив рәвештә җавап тапты, китап укучы гаилә әгъзаларының гаилә фотоларын карады. Дәрескә чакырылган әни, Алинә Биктимерова, балаларга «Зайка-Хвастунишка» дигән рус халык әкиятен укыды hәм алар белән укылган әсәр буенча әңгәмә корды. Педагог-китапханәче Рима Халикова җитәкчелегендә 5 сыйныф укучылары Ш. Перроның «Золушка» әкиятен театраль сәхнәләштерү дәресенең якты бер өлеше булды. Мәктәп театрын мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән кабул итте.

Башлангыч сыйныфлар укытучылары Рамилә Харрасова hәм Наилә Хәйретдинова укучылар белән Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара күрсәтте. Сыйныфтан тыш чара барышында 1 — 4 сыйныф укучылары туган як байлыклары турында белемнәрен ныгытты, республиканың танылган кешеләрен искә төшерде, революциянең онытылган юлбашчысы турында тикшеренү проектында булды, аның тарафыннан Башкорт республикасы автономиясенә кул куелган була. 3 — 4 сыйныф укучылары туган якларының үзенчәлекле мәдәниятен чагылдыручы шигырьләр укыды, җыр, бию башкарды, үзләренең кече ватаннары турында видеофильм карады. Моңлы башкорт музыкасына кушылып, флэш-моб балаларның күңелләрен кузгатты hәм аларны бию хәрәкәтләренә алып кереп китте.

Семинарда катнашучылар мәктәп музеенда булып, мәктәпнең педагогик хезмәт ветераны Нилә Галимуллинаның мәктәп музее барлыкка килү hәм гамәлдә булу вакытлары, авыл тарихы hәм аның күренекле кешеләре турында чыгышы тирән тәэсир калдырды.

Семинар ахырында барлык катнашучылар да үткәрелгән чаралар турында уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты, аларның hәркайсында безнең яраткан, сизгер, зирәк hәм китап укучы әниләребезнең катнашуы тоемланды.

Семинарда катнашучылар исеменнән семинарны оештыручыларга, коллективка hәм мәктәп директоры Вәкил Әхмәтҗановка рәхмәт белдерәбез.

Елена СЕРЕГИНА,

Мәгариф бүлеге методисты.

Гөлнара ДАНИЛОВА,

Сухоречка авылы урта мәктәбе укытучы-китапханәчесе.

Гөлнара ДАНИЛОВА фотосы.
Читайте нас: