Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 март 2019, 12:28

Башкорт музыкасы яңгырады

Стәрлетамак районының Наумовка авылы Балалар сәнгать мәктәбендә башкорт композиторларының әсәрләрен hәм башкорт халык көйләрен башкаручыларның зона инструменталь конкурсы булып узды.

Бәйге Стәрлетамак районының мәдәният бүлеге hәм Салават музыка колледжы белән берлектә оештырылды. Бәйгедә Әлшәй, Бишбүләк, Миякә, Стәрлетамак, Стәрлебаш hәм Федоровка районнарыннан балалар катнашты.

Бишбүләк Балалар сәнгать мәктәбен фортепиано сыйныфының яшь музыкантлары тәкъдим итте. Дулкынлануларын hәм куркуларын җиңеп, катнашучылар конкурс программасын үтеп чыкты, составында фортепиано сыйныфы буенча урта hөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Салават музыка колледжының югары категорияле укытучысы Т.И. Гагнидзе hәм БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават музыка колледжының баян сыйныфы буенча югары категорияле укытучысы В.Н. Каширин булган абруйлы жюри конкурста катнашучыларның чыгышын лаеклы бәяләде.

Дипломант исеменә Наилә Хәкимуллина, Ника Павлова, Виктория Осипова лаек булды. Аделина Габдерәхимова III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Фортепиано сыйныфының ата-аналарына рәхмәтебезне белдерәбез, яшь музыкантларга иҗади уңышлар, ирешелгәннәр белән генә тукталып калмауларын hәм яңа офыклар яулауларын телибез.

Фәнилә МИРГАЛИЕВА,

Бишбүләк авылы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы.

Автор фотосы.
Читайте нас: