Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 март 2019, 15:01

Нинди уңышы өчен мәктәп укучысына миллион сум премия бирәләр?

Россия Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указны имзалаган.

Президент премияләре ел саен булачак. Аларны гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр генә түгел, яшь вундеркиндлар әзерләгән тренерлар да ала алачак.


"Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр 2018 ел һәм шуннан соңгы еллар өчен бирелә", — диелә указ текстында.


Алтын медаль өчен премияләр — 1 млн сум, көмеш медаль өчен — 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә түләнә.

Читайте нас: