Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 март 2019, 14:19

Интернетны яхшы белсәң, конкурста катнаш!

21 мартта " Хәвефсез Интернет балалар күзлегеннән" конкурсы старт алды.

Әлеге конкурсның максаты — хәвефсез Интернет һәм мәгълүмати технологияләр проблемалары белән кызыксынучы талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү, аларга ярдәм күрсәтү.


Бәйгедә республика мәктәпләрендә белем алучы балигъ булмаган укучылар катнаша ала. Анда катнашу өчен түбәндәге номинацияләрнең берсе буенча конкурс эше әзерләп җибәрергә кирәк:


— “Плакат” номинациясе. Бу номинациядә төрле стильдә һәм төрле технологик ысуллар кулланып башкарылган плакат тәкъдим итәргә мөмкин.


— “Хикәя” номинациясе. Интернеттан файдаланганда интернет-хәвефтән саклау, шулай ук интернет-этика турында иң яхшы хикәягә (детектив, кыска инша, әкият, фэнтези) конкурс.


— “Видеоролик” номинациясе. Бу номинация буенча төрле стильдә төшерелгән 2 минутлык видеоролик (социаль реклама, мультфильм) тәкъдим итәргә мөмкин.


“Видеоролик” һәм “Плакат” номинацияләрендәге эшләр социаль челтәрләрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Тамашачы сөюе” призына да лаек булачак.


Конкурска эшләр 21 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 30 апрельдә билгеле булачак. Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк, катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.





Конкурс “Башкортстан Республикасының электрон белем бирү” порталында оештырыла.



Читайте нас: