Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 март 2019, 12:59

Студентлар мәктәпләрдә акча эшли алачак

“Мәгариф турында” законга төзәтмәләр кертелә.

Мәгариф министрлыгы югары уку йортлары студентлары, мәктәпкә эшкә рәсми урнашып, хезмәт хакы алып эшли алачаклары турында закон проекты әзерләде.

Студентларга мәктәптә түгәрәкләр алып бару һәм өстәмә белем бирү чаралары оештыру хокукы бирүче закон проекты җәмәгать тикшерүләрен үткән һәм быел яз кабул ителергә дә мөмкин. Хәзер студентлар белгечлек буенча беренче тәҗрибәне алып, югары уку йортында укыганда ук эш башлый алачак.

Билгеле булуынча, “Мәгариф турында” закон буенча, хәзерге вакытта мәктәпләрдә югары белем турында дипломы булган педагоглар гына эшли ала. Хәтта югары курс студентларының да үз белгечлекләре буенча түгәрәкләр яисә факультативлар алып барырга хокукы юк.

Экспертлар әлеге закон проекты студентларга файдалы тәҗрибә һәм түләүле хезмәт булу белән бергә, сайлаган һөнәр белән шөгыльләнүне дәвам итәргә стимул да булачак дип белдерә.
Читайте нас: