Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 март 2019, 17:21

Авыру укучылар өчен аерым меню кертмәкчеләр

Мәктәптә туклану ике төрдә булырга тиеш — сәламәт укучылар һәм диабет белән авыручылар өчен. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

Бу эшне башкарып чыгу берничә ведомствога: “Роспотребнадзор”га, Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларына йөкләтелде. Алар диабет белән авыручы укучыларны тукландыру буенча аерым киңәшләр әзерләргә тиеш. Бу эшне 1 августка кадәр төгәлләргә кушылды.

Бүген Русиядә 42 меңнән артык бала диабет белән авырый. Галимнәр белдерүенчә, икенче тип диабетны махсус диета белән дәвалап була.

Читайте нас: