Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 март 2019, 12:23

Тәртип киемнән башлана

Күпчелек әти-әниләр мәктәптә дресс-код булдыру яклы.

Мәктәптә укучылар формада йөрергә тиешме? Маil.ru үткәргән тикшеренүдә 15 меңнән артык Интернет-кулланучылар катнашкан. Әти-әниләрнең 72 проценты мәктәптә дресс-код мәҗбүри булырга тиешлеге белән килешә. Шул ук вакытта, алар балаларның буш вакытларында чагу киемнәрдә һәм тишек джинсыларда йөрүенә дә каршы килми.

Ата-аналарның 65 проценты балаларының мәҗбүри мәктәп формасында йөрүен белдергән. Бала укырга ничек киенеп барырга тиеш, дигән сорауга, катнашучыларның 43 проценты — эшлекле стиль, 33 проценты бердәм мәктәп формасы өчен тавыш биргән.

Тикшеренүдә катнашучыларның 54 проценты форма укучыны тәртиптә тота, дип билгели. Шул ук вакытта, ата-аналарның 36 проценты балаларына чәчен чагу төскә буятырга, 13 проценты пирсинг ясатырга, 10 проценты ертык джинсыда йөрергә рөхсәт итүен белдергән.
Читайте нас: