Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 март 2019, 17:53

Ун елдан укытучылар кая булачак?

Әгәр министрлык бернинди дә чаралар күрмәсә, ун елдан мәктәпләргә 188,7 мең укытучы җитмәячәк, дип белдерде Русия мәгариф министры Ольга Васильева.

— Бүген 22-25 яшьтәге педагоглар Русиядәге укытучыларның гомум саныннан 5,5 процент тәшкил итә. Моны 2024 елга үзгәртеп булмый, киресенчә, ул арта гына барачак. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, 2029 елга Русиянең мәгариф системасында 188,7 мең педагог җитмәячәк, — ди министр.


Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, андый хәлгә төшмәс өчен чаралар күрелә, мәсәлән, Русиядә педагогия вузларына студентлар кабул итү ел саен арта бара, авыл укытучыларына ярдәм итү буенча аерым программа әзерләнә.

Читайте нас: