Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 март 2019, 12:10

Ата-бабаларының телен белә hәм ярата

Каменка урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Степан Яковлев мордва (мокша, эрзя) теле hәм мордва әдәбияты буенча XXI Төбәкара мәктәп укучылары олимпиадасы призеры булган.

Олимпиада Саранск шәhәрендә Мордва республика мәгариф институтында узды. Анда Татарстан, Чувашстан республикалары, Самара, Ырынбур, Ульяновск hәм Пенза өлкәләреннән югары сыйныф укучылары катнашкан. Башкортстаннан каменкалы Степан Яковлевтан тыш Чишмә hәм Федоровка районнары укучылары да булган.

Олимпиадада Степан берничә призлы урын яулаган. Ул иҗади секциядә җиңyче булган, туган (эрзя) тел буенча икенче урынны hәм туган (мордва) әдәбиятыннан өченче урынны алган. Иҗади биремдә ул «Сергеевский» изге чишмә турында язган Каменка укучысы өенә дипломнар, медальләр hәм кыйммәтле бүләкләр алып кайткан.

Мәктәп укучысын олимпиадага әзерләгән мордва теле hәм әдәбияты укытучысы Ирина Попова мордва халкының телен, милли-мәдәни традицияләрен саклау hәм үстерү hәм яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен Мордва Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

— Степан тырыш егет, яхшы укый. Туган телен ярата, гаиләдә эрзя телендә сөйләшәләр. Буш вакытында эрзя телендә «Чилисема» («Кояш чыгышы») балалар-яшүсмерләр журналында басыла торган кечкенә хикәяләр яза. Степан 2017 елда төбәкара олимпиадада катнашып, шулай ук призлы урын алган иде инде, — дип сөйли Ирина Викторовна.—- Мордва (эрзя) теле Каменка авылының урта мәктәбендә 2007 елдан бирле өйрәнелә. Мәктәп фәне буларак, эрзя телен өйрәнү мәсьәләсендә безгә район башлыгы Наил Гатауллин теләктәшлек белдерде. Моңа кадәр мәктәптә бары тик факультатив дәрес кенә иде. Күптән түгел «БР мордва милли-мәдәни үзәге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Герасимова ярдәме белән мәктәпкә эрзя телендә мордва диаспоралары өчен махсус китаплар партиясе килде.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Фото Каменка авылы урта мәктәбе архивыннан.
Читайте нас: